13 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бала тудыру йортының баш табибы: «Эшемнән алуларын аңлыйм»
Новокузнецк шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 9 сабыйның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Хастаханәнең баш табибы Виталий Херасков «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, ул килеп туган хәлне белеп алуга ук тиешле чараларны күргән.
-
Җәмгыять
Ул нинди кеше булган? Һади Такташның тууына 125 ел булды
Атылган йолдыздай балкып, кыска гына гомерендә халык күңеленә мәңге сүнмәс нур салып өлгергән шагыйрь ул Такташ.
-
Яңалыклар
КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский.Алга китеш» фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра
Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алга китеш» фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра. Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Проект «Электроприбор» Тамбов заводы ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә КФУ матбугатына сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстаннан СВО ветераны, фельдшерлыкка укып, агрофирмага кире кайтачак
Азнакай районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Игорь Газизуллин Херсон өлкәсендә контракт буенча хезмәт иткән. Каты яраланып, өченче группа инвалидлык алган. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кире әйләнеп кайтканнан соң «Работа России» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
-
Яңалыклар
Юрист эшләүче студентның нинди очракларда ял алуга хокуклы булуын аңлатты
Эш бирүче, закон нигезендә, беренче тапкыр югары яки урта һөнәри белем алучы студентны сессия чорында түләүле ялга җибәрергә тиеш.
-
Яңалыклар
Онлайн-сервислар 1 марттан кулланучы ризалыгыннан башка подписка өчен акча ала алмаячак
Россиядә онлайн-сервислар кулланучының ачыктан-ачык ризалыгыннан башка цифрлы «подпискалар» өчен акчаны автомат рәвештә ала алмаячак. Шул турыдагы яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы Антон Немкин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Озын ялларда яңа туган 9 сабый үлгән: роддом ябылган, җинаять эше кузгатылган
Новокузнецк шәһәренең 1 нче балалар тудыру йортында сабыйларның үлү очраклары буенча җинаять эше кузгатканнар. Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәре роддомында гыйнвар башыннан бирле 9 сабыйның гомере өзелгән.
-
Яңалыклар
Республика халкына газ җиһазларыннан файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр
Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
2026 елдан булачак ата-аналар генетик тестларны бушлай тапшыра ала
2026 елдан туачак балаларда нәселдән килгән авыруларны ачыклау өчен генетик тестлар түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына кертелде.
-
Яңалыклар
«Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итәләр
Россия Журналистлар берлеге мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау тармакларында гамәлдә булган инициативаларга охшаш «Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». ,
-
Яңалыклар
«Черек күл» паркында кышкы фестиваль көтелә
16 гыйнварда «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында Илья Авербух тарафыннан оештырыла торган Winter Fest фестивале узачак.
-
Язмыш
Сугыш ветераны кызы: «Әти белән бергә картаябыз»
Минзәлә районының Аю авылында яшәүче Хәсән бабай Гатауллин 3 гыйнварда 100 яшен тутырды. Үз аягында йөри, күзләре күрә, колагы ишетә. Балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле әти булып гомер итә ул. Ә бит язмыш аны тууга ук сыный башлый. Сынаулар чыныктыра аны, ә язмыш күп туганнар белән зурлый.
-
Яңалыклар
24 яшьлек хатын-кызның чир билгеләре табибларны да аптырашта калдырган
Британиядә яшәүче 24 яшьлек Пейдж Сейферт социаль челтәрләрдә эчәкләрендә өченче стадиядә яман шеш авыруының табылуы, ә чир билгеләренең хәтта табибларны да аптырашта калдыруы турында сөйләгән. Бу хакта «Российская газета» «Mirror» мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда робот йөрәге бер сәгать туктап торган кешене үлемнән коткарып калган
Чаллыдаробот-реаниматолог табибларга сырхауны клиник үлемнән чыгаруга ярдәм иткән. Йөрәге туктаганнан соң 65 минут узгач аны якты дөньяга кире кайтаруга ирешкәннәр, дип яза «Российская газета».
-
Җәмгыять
«ВТ» журналисты «Күңел адреслары. Тукай» маршруты буйлап йөреп кайтты
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел тула. Әлеге тарихи датаны билгеләп үтү, алдан ук вәгъдә ителгәнчә, яңа проект белән башланып китте. Ул – «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштыруга багышланган маршрутлар моңа кадәр дә бар иде. Әмма монысы үзгә.